+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
14 апрель 2017, 00:13

Уфада «хрущевка\"лар сүтелерме?

Илебез шәһәрләрендә 60нчы елларда төзелгән «хрущевка"ларда яшәү шартлары, бүгенге таләпләрдән чыгып караганда, уңайсыз: тар аш бүлмәсе, кысык бүлмәләр, күршеләрның дивар аша ишетелгән шау-гөр килүе... Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән туры эфир барышында Уфа халкын «хрущевка"лардан заманча торакларга күчерү мәсьәләсе дә күтәрелде.


– 50нче еллар ахырында - 60нчы еллар башында төзелгән биш катлы «хрущевка"ларны акрынлап сүтә башларга кирәк һәм бу максатка ирешергә мөмкин. Әлбәттә, моның өчен зур чыгымнар таләп ителәчәк. Үзем 20 елга якын шундый йортның бишенче катында яшәгәнлектән, бу мәсьәлә белән якыннан танышмын. Халкыбыз заманча, уңайлы, лифтлы, инвалидлар өчен пандуслы торакка лаек. Бу эшкә кыю тотынырга уйласак, берничә объектны карый да башларга мөмкин. Иске һәм авария хәлендәге торакны сүткәндәге сыман, федераль органнар ярдәм итсә, яхшы булыр иде. Мәсьәлә катлаулы булса да, хәл ителмәслек түгел, – диде Рөстәм Зәки улы, туры эфирда бу хакта яңгыраган сорауга җавап биреп.
Читайте нас: