+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
14 апрель 2017, 00:39

Юллар, юллар, инде ничә еллар...

Былтыр Башкортстанда Юл фондының күләме 15 миллиард сум тәшкил иткән. Моңа карамастан, төбәктә юллар сыйфаты мактанырлык түгел. Башкорстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка туры эфирда бу мәсьәләгә бәйле сорау да яңгырады.

– Башлыча, водитель белән йөрим. Кайвакыт руль артына үзем дә утырам. Чокыр-чакырлы, инде күптән юньле ремонт күрмәгән юлларга тап булсам, шушы тармакта югары вазыйфа биләүче кайбер кешеләр белән җитди сөйләшергә дә туры килә. Үткән кышта Уфа хакимиятенең юлларны кардан чистартуга тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмәвен дә әйтми мөмкин түгел. Юл тыгыннарыннан халык ризасызлык белдерде, кешеләр кәҗә сукмакларыннан йөрергә мәҗбүр булды. Бәлки, Стәрлетамак, Салават шәһәрләреннән өстәмә техника җәлеп итү таләп ителгәндер. Ничек кенә булмасын, киләсе кышка җитдирәк әзерләнергә, җитәрлек күләмдә кар чистарткыч техника сатып алырга кирәк. Шәхси почтамда да юлларга бәйле бик күп шикаять ятуы мәсьәләгә игътибар җитмәвен дәлилли, – дип җавап бирде Рөстәм Зәки улы.
Читайте нас: