+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
25 Сентября 2018, 07:45

\"Безгә бүген - унсигез!\"

"Бүген "Юлдаш" җыр-моң һәм мәгълүмат каналы эфирга чыга башлауга - 18 ел.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул 2000 елның 25 сентябрендә "Башкортотстан" телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе составында оештырыла.

Шушы еллар буена халыкка хезмәт иткән радио "Без - бергә!" девизы белән эшли. Аны дөньяның төрле почмакларында тыңлаучыларны шулай бер сулышта, бер ритмда тотып торган коллектив туры эфир, тапшырулар вакытында һәр тыңлаучының күңеленә барып җитә ала. Моннан тыш, радио коллективы меңәрләгән кеше җыелган мәйданнарны тота, хәйрия акцияләре белән картлар, балалар йортларына бара, ветераннарга ярдәм оештыра... Гомумән, халык кайда - "Юлдаш" та шунда.

Киләчәктә халык та, "Юлдаш" та матур, җитеш, мавыктыргыч тормыш белән яшәсен иде!
Унсигезең белән, "Юлдаш"!