+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Республика
12 Декабря 2018, 08:01

Торатау ЮНЕСКО исемлегенә кертеләчәк

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйган указга ярашлы, төбәкнең геологик, биологик һәм тарихи-мәдәни мирасын саклап калу, шулай ук туризмны үстерү максатында Башкортстан Хөкүмәтенә, “Торатау”ны республика әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре составына кертеп, Ишембай һәм Стәрлетамак районнары территориясендә “Торатау” геопаркы булдыру йөкләтелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика Фәннәр академиясе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге белән берлектә, “Торатау” геопаркын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертү буенча чаралар планын әзерләячәк.

Моннан тыш, “Конгресс-холл” дәүләт учреждениесен “Конгресс-холл Торатау” дип үзгәртү турында карар кабул ителде.

Хөкүмәткә, шулай ук, указны гамәлгә ашыруга бәйле финанс чыгымнары күләмен һәм чыганакларын билгеләү йөкләтелде.