Республикада 9 айда туган 12 малайга шулай дип исем кушканнар.
Аларның берсе Учалы районыннан Алина һәм Вадим Нәүшербановлар гаиләсендә туган.
Сабыйның әнисе балалар бакчасында эшли, әтисе - урман хуҗалыгында. Радий гаиләдәге 14 яшьлек Урал һәм 11 яшьлек Айгөлгә туган булып дөньяга килгән.
- Радий улыбызның нинди вазыйфада булуы түгел, көчле, харизмалы шәхес булуы мөһим, - ди Айгөл.
Тугыз ай эчендә Уфада, Белорет, Баймак, Ишембай һәм башка районнарда 12 балага Радий исеме кушылган.