Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дүртөйле һәм Чакмагыш районнарында эш сәфәрендә булды.
Төбәк җитәкчесе караган беренче объект Дүртөйле районында мөгезле эре терлек үрчетүгә һәм югары продуктлы авыл хуҗалыгы культуралары үстерүгә махсуслашкан Ленин исемендәге токымчылык заводы булды. Радий Хәбиров хуҗалык җитәкчелеге һәм механизаторлар белән сөйләште, аларның хезмәт шартлары белән кызыксынды, кирәкле дәүләт ярдәме күрсәтү турында фикер алышты.
Арытаба төбәк җитәкчесе сменага 200 кешене хезмәтләндерүгә исәпләнгән яңа балалар поликлиникасы төзелеше барышы белән танышты. Подрядчылар сүзләренә караганда, республиканың 100 еллыгына төзелүче объектны агымдагы елның ноябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Радий Хәбиров дәваханәнең медицина кадрлары белән тәэмин ителеше белән кызыксынды. Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов муниципалитетның бу мәсьәләне хәл итү белән актив шөгыльләнүен белдерде.
Дүртөйле шәһәрендә “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында берничә ихата территориясе комплекслы төзекләндерелә. Радий Хәбиров Матросов урамында ихаталарны ремонтлау эшләре белән танышты һәм бу эштә халык белән үзара килешеп эшләү зарурлыгын билгеләде.
Шәһәр халкы белән аралашу вакытында Радий Хәбиров төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, яшьләр өчен яңа эш урыннары булдыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Дүртөйледә Александр Матросов исемендәге паркны төзекләндерү дәвам итә. Радий Хәбиров
паркны карап чыкты, җәмәгать территорияләрен булдыру барышында барлык таләпләрне үтәү мөһим, дип билгеләде.
Арытаба Радий Хәбировның эш сәфәре Чакмагыш районы буенча дәвам итте. Биредә яшь хоккейчыларның яңа тренажер залы барлыкка киләчәк. Төбәк җитәкчесе “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында булганда, спортчыларның әти-әниләре үтенечен хуплап, шундый карар кабул итте.
Республикада иң эре агропредприятиеләрнең берсе булган “Базы” җәмгыяте кырларында Радий Хәбиров арыш урып-җыю барышы белән танышты. Яңгырлы һава торышы урып-җыю кампаниясе графигына үзгәрешләр кертүгә карамастан, чакмагышлылар бөртеклеләрнең уңышы мул булачагына шикләнми.
Радий Хәбиров предприятие җитәкчелеге белән ашлык базарында агымдагы хәл, продукцияне сату перспективалары һәм географиясе турында фикер алышты, комбайнчылар һәм механизаторларның хезмәт хакы белән кызыксынды.
Республика җитәкчесенә терлекчелектәге инновацион технологияләр нигезендә кара-чуар токымлы терлек үрчетүче “Базы” сөтчелек фермасын күрсәттеләр. Монда ирешелгәннәр мөгезле эре терлекнең продуктлылыгын арттыру һәм югары сыйфатлы сөт җитештерү мөмкинлеге бирә.
Район үзәгендә Радий Хәбиров бистәләрнең берсендә булды, анда ихата территорияләрен карады һәм халык белән аралашты. Аларны борчыган төп темалар – ихаталарны, җәяүлеләр юлларын төзекләндерү, юлларга асфальт түшәү, подъездларны ремонтлау.
Якындагы “Инвестиция сәгате”ндә “Башмилк” компанияләр төркеменә керүче Чакмагыш сөт заводында җитештерүне тергезү мәсьәләсе каралачак. Предприятиедә булганда Радий Хәбиров һәм җәмгыятьнең генеральный директоры Александр Никитин шул хакта килештеләр.