+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
7 октябрь 2019, 17:07

Башкортстанга пеликаннар кайткан

Су сөяр кошны Баймак районының Икенче Эткол авылында күргәннәр.

Су сөяр кошны Баймак районының Икенче Эткол авылында күргәннәр.
Ялгыз ата кош адашып калганмы, әллә геннар алып килгәнме, билгесез.
Башкортстан бу кошлар өчен ят җир түгел. Элек республиканың көньяк-көнбатышын, башлыча, Дәүләкән районын алар күпләп төяк иткән.
Әммә биредәге сазлыкны киптергәч, алар саны кимегән, кайбер мәгълүматлар буенча, соңгы пеликанны 1914 елда үтергәннәр.
Күптән түгел әлеге кошлар төяк иткән Берказан сазлыгын яңадан тергезгәннәр, бәлки, кошлар шуңа да иске төягенә кайтадыр, дип фаразлый экологлар.
Киткән кошлар кире кайта икән, хәтта бер гасыр узгач та...
Читайте нас