Октябрьский шәһәрендә бәйрәм чаралары алданрак башланды. Алар арасында иң саллысы булып яңартылган 8нче балалар бакчасын ачу тантаналары булды.
“Алтын балык” дип аталган мәктәпкәчә учреждениегә капиталь ремонт үткәрелгән, биредәге барлык көнкүреш челтәрләре, бүлмәләр ишекләре һәм тәрәзәләр алыштырылган.
Шәһәрдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек киң колач белән бара. Бу уңайдан Җиңү паркында һәйкәлләр яңартыла. Башкортостан Премьер-министры урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Михаил Киреев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Раил Фәрхетдинов һәм Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев “Солдат уйлары” мемориал комплексына чәчәкләр салдылар, хәрби-патриотик музейлар белән таныштылар.
Фото: Шәһәр хакимияте сайтыннан