+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 октябрь 2019, 03:57

Дүртөйле халкына бүләккә – яңартылган парк

Дүртөйле районы һәм шәһәрендә соңгы вакытта төзекләндерү, яңа социаль объектлар төзүгә зур игътибар бирелә.

Дүртөйле районы һәм шәһәрендә соңгы вакытта төзекләндерү, яңа социаль объектлар төзүгә зур игътибар бирелә. Быел шәһәрдә сменага 200 пациент кабул итүгә исәпләнгән заманча балалар поликлиникасы файдалануга тапшырылачак. Шул ук вакытта урамнар, күпкатлы йорт ихаталарындагы уңай үзгәрешләр яше-карты өчен зур сөенеч. Бүген Дүртөйледә Александр Матросов исемендәге паркны ачу тантанасы узачак.


— Халыкның көнкүрешен яхшырту, уңайлы һәм яхшы мохит булдыру өчен туган республикабызда төрле дәүләт программалары эшли, — ди Дүртөйле районы хакимия­тенең торак контроле буенча бүлек мөдире Гөлназ Нургалиева. — Районыбыз “Уңайлы шәһәр мохите” программасында актив катнаша. 2017 елда әлеге программа кысаларында федераль һәм республика казналарыннан 19 миллион 770 мең сумлап акча бүленде. Шәһәрнең Беренче май урамындагы күпкатлы йорт ихата­ларының яктылык челтәре яңартылды, 14 мең квадрат метрда асфальт түшәлде. Шул ук елда Александр Матросов исемендәге паркны төзекләндерү башланды. Аның башлангыч этабында биредә картайган агачлар кисеп төп­ләнде, спорт, балалар өчен уен мәйданчыклары урыннары планлаштырылды, автомо­биль­ләр кую урыннарына, җәяү­леләр йөри торган юлларга асфальт җәелде. Ул вакытта подрядчы “Башкиравтодор” иде, аны “Башстройснаб” алыштырды.

Узган елда “Уңайлы шәһәр мохите” программасын тормышка ашыру өчен районга 14 миллион 440 мең сум акча бүленде. Әсән, Әңгәсәк, Семилетка авылларында, шәһә­ребезнең берничә урамында күпкатлы йорт яннары яңарыш кичерде. Быел җәен Иванай авылындагы чишмә тирәсе төзекләндерелде, анда яктылык үткәрелде, ял итәр өчен эскәмияләр куелды, балаларга велосипедта, роликлы конькиларда шуар өчен асфальт түшәлгән мәйдан булдырылды. Яңартылган ял итү урынында халык өчен “Чишмә бәйрәме” үткәрелде, “Су йоласы”, зур концерт күрсәтелде.

Быел Александр Матросов исемендәге паркны төзеклән­дерү дә төгәлләнде. Аңа икенче гомер бирү өчен барлыгы 28 миллион сумлап акча бүленде.

Әле паркны рәсми ачу тантанасы булмаса да, бүген инде биредә балаларның шат авазы яңгырый. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да, мәктәп укучылары да бирегә ашкынып килә. Килмәслекмени! Паркта берсеннән-берсе чагурак уен мәйданчыклары булдырылган. Аларда атынгычлар да, төрле биеклектәге таулар да, кару­сельләр дә бар. Ял итәсе килгән кешеләр өчен уңайлы эскәмияләр куелган. Спорт җиһазлары урнаштырылган мәйданчыкларда исә балалар гына түгел, өлкәннәр дә кинә-неп төрле күнегүләр эшли ала. Шунысын да билгеләргә кирәк: мәйданчыкларның барысына да хәвефсез резина түшәмә җәелгән.

— Без мәктәптән соң көн дә диярлек паркка уйнарга килә­без, — ди икенче сыйныф укучылары Айвар Фәтхелбая­нов, Аяз Латыйпов, Таир Бабичев һәм Самира Шәрәфет­динова. — Монда бик күңелле! Велосипедта йөрибез, йөгереп ярышабыз, ә кышын чаңгыда шуарга ниятлибез.

Яңартылган парктан өлкән­нәр дә бик канәгать.

— Ниһаять, озак еллар ташландык хәлдә булган парк күркәмләнде, халыкка ял көннәрен матур һәм файдалы итеп үткәрерлек урынга әве-релде. Моңа без, әлбәттә, бик шат, — диде балалары белән саф һавада спорт белән шө-гыльләнүче әти-әниләр.

Биредә урнаштырылган зур сәхнә, ачык һавадагы тамаша залы да зәвык белән эшләнгән. Паркта яшь агачлар утыртыл­ган, көзнең соңгы чәчәкләре күз явын алып утыра.

11 октябрь көнне яңартыл­ган парк биләмәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак, төрле ярышлар үткә­реләчәк, ә кичен зур концерт көтелә.


Миләүшә Латыйпова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Дүртөйле районы.
Читайте нас