+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 октябрь 2019, 03:59

Гимн һәм Герб тарихын беләсезме?

Башкортстанның төп дәүләтчелек символлары кабул ителүгә – 26 ел

Башкортстанның төп дәүләтчелек символлары кабул ителүгә – 26 ел


1993 елның 12 октябрендә истәлекле вакыйга булды — Башкортстан Республикасының Дәүләт гимны һәм гербы кабул ителде. Гимн республика мөстәкыйльлеген, аның халыклары бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерә, Герб хокукый дәүләтчелек билгесе булып тора.


12 октябрьдә республиканың Дәү­ләт гимны турында закон кабул ителә. Фәрит Идрисовның “Республика” тантаналы көе Башкортстанның дәүләт гимны булып тора, текст авторлары — Равил Бикбаев һәм Рәшит Шәкүр.

Башкортстан Республикасының Дәүләт гербы буенча эш ел ярымнан артык дәвам итә. Проект авторлары иске кануннардан котыла алмый: гербның төрле вариантларында я башаклар бәйләме, я урак белән чүкеч сурәтләнә. 1993 елның 12 декабрендә Югары Совет Башкортстан Респуб-лика­сының Дәүләт гербы турында закон кабул итә. Республика парламенты тарафыннан кабул ителгән проектны “Китап” нәшрияты рәссамы Фазлетдин Ислахов ясый.

Башкортстан Республикасының Дәүләт гербында милли бизәк белән уратып алынган түгәрәк эчендә чыгып килүче кояш фонында милли батыр Салават Юлаев һәйкәле сурәтләнә. Түбәндә – курай таҗы һәм Башкортстан Респуб­ликасының Дәүләт флагы төсенә буялган һәм “Башкортостан” дип язылган тасма. Геральдика ка­гый­дәләре буенча, гербларда анык шә­хесне сурәтләргә ярамый. Әмма, башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевның портреты сакланмаган, һәйкәл яугир егетнең, азатлык һәм гаделлек өчен көрәшүченең гомумиләштерелгән образын гәүдә­ләндерә.

Башкортстан Дәүләт гербының төсле сурәтләнешендә Салават Юлаев һәйкәле һәм милли бизәк – алтынсу, курай таҗы – яшел, чыгып килүче кояш ачык алтынсу төстә, кояш нурлары – сары, һәйкәл белән бизәк арасындагы фон – ак, эчке һәм тышкы түгәрәкләр куе алтынсу төстә.

Һәр илнең, төбәкнең дәүләт символ­лары аның тарихын һәм йолаларын, дәүләт сәясәте кыйммәтләрен һәм өс­тенлекләрен чагылдыра. Баш­корт­станның хәзерге символикасы, элекке­се белән чагыштырганда, шушы та­ләпләргә, һичшиксез, тулырак җавап бирә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас