Анда көзге муллык тантана итә.
Республика көне уңаеннан Югары Яркәйдә колачлы авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырдылар.
Сәүдә нокталарында сатып алучылар мәш килә. Кемдер кышкылыкка яшелчәне күпләп алса, икенчеләр ит сайлый, балны тәмләп карый. Район хуҗалыклары һәм эшкуарлар теләүчеләргә төрле ризыклар, печән, салам, фураж, утын һәм башка продуция тәъдим итә.
Үзәк мәйданда җыр-моң яңгырап тора, тәмле исләр борынны кытыклый. Сәүдә рәтләре саеккач, райондашларга мәдәни программа тәкъдим итәчәкләр.