+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
11 октябрь 2019, 04:00

Киләчәк технологияләре авыл мәктәпләренә бара

Ярмәкәй районының ике мәктәбендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле үзәкләр ачылды: Суккул һәм 8нче Март авыллары мәктәпләрендә заманча белем алу мөмкинләре барлыкка килде. Мондый үзәкләр булдыру “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Уку бүлмәләре технология, информатика һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча уку юнәлешләренә ярашлы ремонтланды һәм заманча техник чаралар белән җиһаз­лан­дырылды.

8нче Март урта мәктәбе директоры Лариса Әхмәдул­лина хәбәр итүенчә, мәктәп­нең эше түбәндәгечә булачак: көннең беренче яртысында уку планы буенча дәрес­ләр, ә аннан соң балаларны дәрестән тыш эш­чәнлек кысаларында дәрес­ләр, эшлекле уеннар, тренинг­лар көтә. Әйтик, дәрес­ләрдән соң класс шахмат кунак­ханәсе бул­ган коворкинг-үзәккә әве­реләчәк.

Ә информатика һәм технология дәрес­ләрендә балалар виртуаль чынбар­лыкның шлемын тикшерә, квадрокоптер эшли, яки 3D-модель бастыра алачак. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе сүзләренә караганда, мондый шартларда дәресләр балаларга һәм яшүсмерләргә коммуникатив кү­некмәләрне, креативлыкны, стратегик һәм киң карашлы фикерләүне, стресс ситуа­цияләрендә психологик тотрыклылыкны ка­милләштерергә мөм­кинлек бирәчәк.

Энҗе Шәфыйкова,

Ярмәкәй районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика

секторы мөдире.
Читайте нас