Филармониядә тамашачылар “Башкортстан. Тарих битләре” марафоны кысаларында шушы район мәдәнияте белән сокланды
Чара кичке җидедә башланса да, аңа бер сәгать кала ук Башкортстан дәүләт филармониясе фойесы халык белән шыгрым тулы иде инде. Бу кадәр кеше булса да бик сирәк районнар концертында гына булгандыр. Кайбер район җитәкчеләре мондый чара алдыннан “залны ничек тутырырбыз” дип баш ватса, Караидел районы җитәкчелеге халыкны кайда һәм ничек сыйдырырга белми борчылды.
Фойеда районның барлык хуҗалык итү тармаклары предприятиеләре бай күргәзмә оештырган иде. Бирегә килгән караиделлеләр, мәртәбәле кунаклар, башкала халкы аларны зур кызыксыну белән карады, азык-төлек җитештерүгә махсуслашкан оешмаларның продукциясен исә тәмләп карарга да мөмкин иде. Монда район кешеләренең тырышлыгы, уңганлыгы, кунакчыллыгы чагылыш тапкан. Чарага махсус килгән мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин да экспозицияләр белән танышып чыктылар. Караидел халкының уңганлыгын Әминә Ивний кызы да ассызыклады.
Тамашалар “Башкортстан. Тарих битләре” марафоны өчен махсус төшерелгән, районның данлыклы үткәне һәм югары үсеш кичерүче бүгенгесе турында бай эчтәлекле фильм белән башланып китте. Анда әлеге төбәкнең оешу-барлыкка килү тарихы да, колхозлашу, авыр һәм дәһшәтле Бөек Ватан сугышы (анда районнан 12 мең кеше алынып, шуларның 5 меңнән артыгы яу кырларында башын салган, дүртесе “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек булган), аннан соңгы халык хуҗалыгын тергезү еллары да, соңгы вакытта зур үсешкә сулыш өргән җитәкчелекнең халык өчен игелекле эшләре дә, бүгенге социаль-икътисади сикереш һәм аның беренче уңай нәтиҗәләре дә чагылыш тапкан. Аннан соң башланган концерт номерлары да шушы тарихи үсеш сәхифәләре белән аваздаш булды. Аларда соңгы елларда аеруча зур үсеш алган район мәдәнияте бөтен тулылыгы белән балкыды.
Алыштыргысыз җитәкчесе республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфилә Мөнирова булган, бик күп республика, Бөтенрусия фестиваль-конкурсларының даими лауреаты һәм дипломанты дәрәҗәсенә ирешкән “Яшьлек” халык биюләре ансамбле бу көнне барлык сәләте белән ачылды.
– Хакимият башлыгы безнең хезмәтебезнең әһәмиятен, район халкы тормышындагы ролен аңламаса, без бүген республикадан читтә дә һич кыенсынмыйча чыгыш ясарлык бию костюмнары белән тәэмин ителмәгән булыр идек, – ди Рәфилә Мөгаллим кызы. – Ә республика күләмендә чыгыш ясаганда без – Караидел районын, Бөтенрусия бәйгеләрендә катнашканда бөтен Башкортстанны күрсәтәбез, аларның данын яклыйбыз. Әнә шундый чакларда без үзебезнең дә, җитәкчелекнең дә йөзен кызартмаска тырышабыз. Һәм, шөкер, кызартмыйбыз да, берсеннән-берсе мәртәбәлерәк җиңүләр яулап кайтабыз!
Арытаба “Сөмбел” халык вокал ансамбле, “Россияне” халык хоры, “Тамаша” халык театры, “Шийпамаш” мари халык фольклор ансамбле, музыка мәктәбе директоры Евгения Гагилева җитәкчелегендәге үрнәкле “Гармония” балалар хоры чыгышлары районның үзешчән артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу чыгышлар барышында да, аларның темасына карап, илнеке белән бергә үрелеп барган район язмышы һәм тормышы сәхнә артындагы экранда фототезмәләрдә һәм видеоязмаларда даими яктыртылды.
Кайсы гына районның сүзләре дә, көе дә язылган үз гимны бар икән? Ә менә Караиделнеке бар! Район Мәдәният сараеның “Дуслар” вокал төркеме аны башкарганда бөтен зал аягүрә басып тын калды. Бу үзе үк халыкның үз туган төбәген никадәр яратуын, хөрмәт итүен, аның белән горурлануын ачык чагылдыручы күренеш иде. Менә ул район хакимиятенең Караиделдә ватанпәрвәрлек тойгысы тәрбияләү юнәлешендә даими һәм максатлы эш алып баруының нәтиҗәсе.
Үзе дә тәрбия эшенең бөтен мөһимлеген, нечкәлекләрен аңлаучы педагог буларак, Илдар Вил улы бу мәсьәләне бервакытта да игътибарыннан ычкындырмый. Ул, гомумән, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә аеруча зур әһәмият бирә, аларны туган ягын данлаучы якташлар үрнәгенә иярергә чакыра, үзләренең дә киләчәктә район горурлыгы булырлык шәхесләр булуы өчен тырыша.
Шулай, рухы көчлеләр, кече Ватанын сөючеләр, туган ягым чәчәк атсын, кешеләренең гамәлләре күркәм булсын, дип яшәүче халкы булган төбәк башка күрсәтечләре белән дә горурлана алачак. Шул исәптән ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнгән яшьләре белән дә, аларның матур эш-гамәлләре белән дә. Караиделдә нәкъ менә шундый теләкләрне олы максат итеп куйганнар.
Үзешчәннәр чыгышыннан соң сәхнәгә Караиделдә туып-үсеп, бүген инде сәнгать белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче артистлар чыкты. Алар – Башкортстанның халык артисты Светлана Гыйниятуллина, атказанган артистлар Руслан Хәбибуллин, Резида Зарипова, Ришат Галиханов, киң билгеле башкаручылар Алмаз Әюпов, Вәрисә Нигъмәтуллина, Юлия һәм Илнар Котдусовлар. Бу башкаручыларның чыгышларын да зал көчле алкышларга күмде.
Минутына кадәр исәпләп төзелгән бай эчтәлекле сценарий буенча куелган искиткеч тамаша, тарихи презентация ахырына да якынлашты. “Башкортстан. Тарих битләре” марафоны республика буйлап атлавын дәвам итә. Куергазы районыннан кабул итеп алынган штандарт Тәтешле районына тапшырылды.
– Бу марафонны концерт дип кенә атау дөреслеккә туры килми, – диде йомгаклау чыгышында Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин. – Бу – Башкортстанның 100 еллык юбилеена багышланган һәм бик зур тарихи әһәмияткә ия булган вакыйга, шушы елларда республика төбәкләренең үсешен чагылдыручы чара. Бу җәһәттән безнең районның да күрсәтер һәм горурланыр казанышлары бихисап. Хәзер ул, элеккечә әйтелгәнчә, караңгы, аюлар төбәге түгел, ә зур үсеш кичерүче район. Мәсәлән, иртәгә бездә Караидел елгасы аша яңа күпер ачылачак. Без бу вакыйганы 300 ел көттек. Аның юклыгы районның гына түгел, ә республиканың бөтен төньяк-көнчыгыш төбәге үсешен тоткарлап килде. Хәзер урман зонасына гына түгел, бөтен төбәк үсешенә юл ачылачак. Алдагы елларда моны Башкортстан икътисады тояр дип өметләнәбез.
Барыгызны да республиканың 100 яшьлек бәйрәме белән! Юбилеең белән, Башкортстан!