Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров аерым категория гражданнарның шәхси торак йортларына газ кертүгә сертификат бирү һәм аны түләү тәртибен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә үткәрде.
Мәгълүм булуынча, агымдагы елның 9 августында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров “Аерым категория гражданнарның торак йортларына газ кертү буенча дәүләт ярдәме күрсәтү турында”гы указга кул куйды. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләүче һәм күпбалалы гаиләләргә торак йортны челтәрле табигый газга тоташтыруга бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә хокук алу турында сүз бара.
Башкортстан территориясендә даими яшәүче, милек хуҗасы яисә шәхси йортларга милек хокукында өлеше булган һәм йортны газга тоташтырырга планлаштыручы Русия Федерациясе гражданнары сертификат алу хокукына ия.
Шәхси торак йортларны газга тоташтыру өчен сертификатлар тапшыру программасы республикада 4 ел гамәлдә булачак. Бу максатларга Башкортстан бюджетыннан 664 миллион сум акча бүлү планлаштырыла, шуның 64 миллион сумы - 2019 елда, арытаба – ел саен 200 миллион сум.