+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
18 ноябрь 2019, 05:55

Җилдергән машина түбәсендә бии

Уфада бер кыз, гомерен куркыныч астына куеп, хәрәкәт итүче машинаның түбәсендә бию башкарды.

Уфада бер кыз, гомерен куркыныч астына куеп, хәрәкәт итүче машинаның түбәсендә бию башкарды.
Шул рәвешле ул Башкортстанның танылган биючесе һәм музыканты Зәйнетдиннең флешмобында катнашты. Биюче җиңәргә һәм 10 мең сум күләмендә гран-при алырга ниятли.
Аның үҗәтлеген һәм батырлыгын тулысынча чагылдырылган видео Instagramда урнаштырылган. Әлзирә башкаланың төрле урыннарында милли бию башкара, аларның кайберләрендә аңа чын-чыннан куркыныч яный. Мәсәлән, кыз гөрләп торган проспектның бер полосасында, «Планета» сәүдә үзәге түбәсендә һәм хәрәкәт итүче машина өстендә бии. Номерны башкаручы үзе бу видеода ким дигәндә өч тапкыр гомерен куркыныч астына куюын таный.
Бу видеоны инде 2,5 меңнән артык кеше караган. Халык комментарийларда курку белмәс сылу белән соклануын белдерә. Шулай ук, алар матур номер һәм виртуоз хореография осталыгы өчен кызны мактарга да онытмыйлар.

Читайте нас