+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
29 ноябрь 2019, 08:10

“Кызыл Паша” әйләнеп кайтты

28-29 декабрьдә Уфада “Русия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең эшлекле утырышы үтә. Аның кысаларында кичә Русия Ислам университетында беренче Совет дипломаты Кәрим Хәкимовка мемориаль такта ачылды.

Чарада Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, университет укытучылары һәм укучылары, дөньяның Ислам илләреннән килгән кунаклар катнашты.– Бу университет Русиядә һәм, гомумән, Ислам дөньясында зур галимнәр әзерләп чыгарды. Алар арасында Русиянең гарәп илләрендәге беренче тулы вәкаләтле вәкиле, Ислам илләре арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен булдыруга һәм ныгытуга зур өлеш керткән күренекле Совет дипломаты Кәрим Хәкимов та бар. Чара дипломатның якты истәлегенә багышлана, – диде аны оештыручылар.
Шулай ук, әлеге вакытта Кәрим Хәкимов турында фильм төшерелә. Фильмның продюсерлары Камил Бузыкаев һәм Владимир Йосыпов шул турыда сөйләп үтте.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас