+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
4 декабрь 2019, 08:00

Нәрсә ул “Хезмәт резервлары”?

Республика йортында Башкортстан белән “Хезмәт резервлары” Бөтенрусия физкультура-спорт җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка төбәк Башлыгы Радий Хәбиров һәм иҗтимагый оешма президенты Илья Галаев Ростех дәүләт корпорациясе генеральный директоры, җәмгыятьнең Күзәтчелек советы рәисе Сергей Чемезов катнашлыгында кул куйды.

Яңа оешкан җәмгыятьнең эшчәнлеге, заманча спорт стандартларын исәпкә алып, Русиянең сәнәгать һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә киңкүләм һәвәскәрләр спортын үстерүгә юнәлтелгән.Очрашу барышында Радий Хәбиров республика “Хезмәт резервлары” оештырган төрле колачлы корпоратив ярышларны кабул итәргә әзер булуын белдерде.
Шул ук көнне Радий Хәбиров һәм Сергей Чемезов Русиядә авиация двигательләре җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе – “ОДК-УМПО” җәмгыятендә булып, авиация двигательләрен сынау цехы эше белән танышты.
Радий Хәбиров һәм Сергей Чемезов, шулай ук, “Ми” һәм “Ка” вертолетлары өчен детальләр һәм узеллар җитештерү-технология үзәген карадылар.

Читайте нас