Яки юлламасаң китереп бирмиләр.
Урвндагы башлангычларга ярдәм итү программасы - халыкның актив катнашлыгында иң кискен социаль проблемаларны оператив рәвештә ачыклау һәм нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә торган механизм.Ә авылда хәл итүне көткән мәсьләләр җитәрлек. Юллар салу, мәктәпләрне, мәдәният йортларын ремонтлау, су үткәрү, урамнарны яктырту, гомумән, территорияләрне төзекләндерү һәм башкалар. Программаның исеменнән үк күренгәнчә, гражданнар проблемаларны күмәк җыелышта күтәреп чыгып, анык эшчәнлекне финанслауда үзләре дә катнаша, аерым объектның төзелүен яисә ремонтын контрольдә тота.
Илеш районың Этәй авыл советы хакимияте, район җитәкчелеге һәм биләмәгә карагаган авыллар активы белән, программа көченә кергәч үк, беренчел хәл ителергә тиешле социаль мәсьәләләрне барлап чыкты. 2016 елда өч авылдагы 4 зират шушы программа буенча тәртипкә китерелде, әйләндереп алынды. 2017 елда трактор алдылар, 2018дә 50 ел элек салынган Этәй урта мәктәбенеңнең түбәсе ябылды. Гомумән, авылларда социаль объектларны яңарту буенча нәтиҗәле эшләр башкарылды.
Агымдагы елда, әйтик, "Безнең авыл” программасында катнашып, Теләпән авылында суүткәргеч төзеделәр. Алдагы елда Этәй урта мәктәбенә капиталь ремонт үткәрергә карар иттеләр. Бу уңайдан авылда җыелыш үтте. Халык программада катнашырга теләк белдереп тавыш бирде. Җыелыш барышында хакимият башлыгы Айрат Баһауов бүгенге хәстәрлекләр, алда торган бурычлар хакында бәян итте,авылдашларының сорауларына җавап бирде.