Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары буенча совет президиумы утырышында катнашты. Аны видеоконференция төрендә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.
Утырышта “Экология”, “Торак һәм шәһәр мохите” проектларын гамәлгә ашыруның көнүзәк мәсьәләләре тикшерелде.– Без бу ике гомумдәүләт проектын да бер утырышта очраклы гына карамыйбыз, чөнки уңайлы шәһәр мохите – ул яхшы экологик хәл һәм, кайда яшәүләренә карамастан, илнең барлык гражданнары моның белән кызыксына, – диде Дмитрий Медведев.
Торак өлкәсендә гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның төп коралы – ипотека. Ипотека ставкалары кими, бу төзелеш темпларына уңай йогынты ясый. Агымдагы елның 10 аенда илдә 55,6 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Экология турында сөйләгәндә, Премьер-министр, хәзер төп бурыч – куллану калдыкларын эшкәртү буенча тулы бер тармак булдыру, дип билгеләде. Шул ук вакытта кайбер төбәкләр калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчүдә кыенлыклар кичерә. Анда субъект җитәкчелеге тарафыннан өстәмә чаралар күрергә кирәк.
Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына атна саен видеоконференция төрендә төбәктә “чүп реформасы”н гамәлгә ашыру буенча оператив киңәшмәләр үткәрүне йөкләтте. Аның сүзләренә караганда, калдыклар вакытында чыгарылмый калган очракта ведомство һәм төбәк операторы хезмәткәрләре мәсьәләне җентекле тикшерергә тиеш.