Уфада яшәүче кешегә әлегә 40 мең сум штраф түләргә туры килгән, соңрак ул 25 миллион сум булачак.
Башкаланың Ленин районы суды Уфа кешесен өен сүткән өчен 25 миллион сум акча түләргә мәҗбүр иткән.Августта ир, эшчеләр яллап, бер катлы иске өен сүттергән. Йортның мәдәни мирас булуын белмәгән ул. Өй XIX гасыр ахырында, XX гасыр башында төзелгән булган.
Әлегә ирне мәдәни мирасны саклау турындагы законны үтәмәгән өчен 40 мең сум штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр. Ә суд карары үз көченә кергәч, ул ярты елда 25 миллион сум түләргә тиеш булачак...