Итальян режиссеры һәм рәссамы Валерио Фести, тылсымчыдай, безнең күптәнге хыялыбызны тормышка ашырды - ул Башкортстан башкаласын Яңа ел бәйрәмнәренә дөньяның иң матур шәһәрләрендәге кебек бизәп куйды.
Чит ил остасы Уфаның төп мәйданчыкларында — Үзәк чыршы куелган Ленин исемендәге мәйданда һәм башка урыннарда янып торган "капка"лар урнаштыру эшенә җитәкчелек иткән. Моңа кадәр ул дөньяның 70 илендә шундый ук эш белән шөгыльләнгән. Русиядә беренчеләрдән булып Мәскәүдә куелган мондый "капка"лар соңрак Казанда һәм бездә дә барлыкка килде. Алар биредә калачак. Әгәр үзебезнең белгечләр аны икенче елга да янып торырлык итеп эшли алмаса, Валерио агай яңадан безгә килергә дә риза.
Аңа Русия мәдәнияте, классик әдәбият, безнең музыка һәм... пилмән белән бал охшаган.
Яз айларында килгәндә оста башкала үзәгендәге агач йортларның тәрәз капкачларына игътибар иткән һәм Яңа ел бизәкләренә аларның чалымнарын күчереп алган.
Рәхмәт Сезгә, Валерио агай!