Бер гасырдан артык тарихы булган гәзитебез хезмәткәрләре белән очрашуларны авылларда көтеп алалар. Туймазы районының Бишкурай авылына да үзенчәлекле “күчтәнәч” – артистлар алып бардык.
Концертыбыз Бишкурай мәктәбендә үтте. Лилия Заһидуллина җитәкчелегендәге уку йорты коллективы безне якты йөз белән каршы алса, мәдәният йорты мөдире Лида Закирова тавыш аппаратурасы белән һәм башка бик күп оештыру эшләрендә дә ярдәм итте. Тамашабызны күрергә авыл Светына караган дүрт авылдан халык җыелган иде.
Искиткеч күпьяклы талант иясе – композитор, җырчы, шагыйрә, рәссам Флера Шәрипова җырларын яңгыратып кына калмады, үзенең шигырьләр җыентыгын да өләште. Күптәнге дусларыбыз – Башкортстанның атказанган артисткасы Лениза Гайнетдинова белән Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский спектакльләрдән өзекләр күрсәткәндә тамашачылар рәхәтләнеп көлде. Сәхнә осталары залдагылар белән шундый элемтә урнаштыра алды ки, алар хәтта үзләрен анда катнашкандай тойды.
Баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова төбәк халкының “Кызыл таң” тарихы белән бәйлелеген күрсәтеп, кичәне халык белән әңгәмәләшеп алып барды. Гомере буе “Кызыл таң” алдырган һәм шулай ук гәзиткә актив язышкан, шигырьләрен, нәсер-хикәяләрен бастырган авылның хөрмәтле кешесе, 23 буынлы нәсел шәҗәрәсе төзегән, районда гына түгел республикада иң бай мәктәп музейларының берсен оештырган, ветеран-укытучы Даим Яушев гәзитебезгә бәйле якты истәлекләре белән бүлеште. Моңлы халык җырын үзәккә үткәреп башкаруы белән кунакларны сокландырды. Бишкурайлыларның моңлы да, дәртле дә булуын ассызыклап үткән Лилия Заһидуллинаның сүзенә куәтләү буларак, тагын бер оста җырчы – Сәлимә апа Әхмәтҗанова концертның үзенчәлекле бер бизәге булды.
Шушы төбәктәге гәзитебезнең якын дусларына – аны озак еллар алдыручыларга бүләкләр тапшырылды.
Матур кышкы бер кичтә “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”ннән алган тәэссоратлар тамашачылар күңелендә озак сакланачак әле.