+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
8 гыйнвар 2020, 19:40

Туймазыда "Кызыл таң" көннәре үтте

Бер гасырдан артык тарихы булган гәзитебез хезмәткәрләре белән очрашуларны Туймазы районында көтеп алалар. Шундый чираттагы чарада “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов катнашты.

Бер гасырдан артык тарихы булган гәзитебез хезмәткәрләре белән очрашуларны Туймазы районында көтеп алалар. Шундый чираттагы чарада “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов катнашты.
Район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән сөйләшүдән соң, ул мәгариф идарәсендә үткән мәктәп директорлары киңәшмәсендә катнашты. Уку йортлары җитәкчеләре алдында чыгыш ясаганда ул “Кызыл таң” нәшриятында чыгып килүче шул исемдәге гәзитне, “Әллүки” балалар һәм “Тулпар” яшьләр журналларын туган тел дәресләрендә куллануның әһәмиятен ассызыклап үтте. “Әллүки”не алдыруга һәракыт ярдәм күрсәтеп килгән 1нче интернат-мәктәпкә бүләк тапшырды.
Туймазы районының Төмәнәк авылы егете, ватанпәрвәр һәм милләтпәрвәр меценат Фәнир Галимов яшь буын тамырларын онытмасын өчен зур көч салып төзегән, XVII-XIX гасырларда, XX гасыр башында ата-бабаларыбызның авылдагы тормыш-көнкүрешен гәүдәләндергән Бабай утары, бик күпләрдәге кебек үк, Фаил Камил улында да матур тәэссоратлар калдырды.
Арытаба республиканың татар телендәге басмалары җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов 1нче интернат-мәктәптә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты. “Туган телләрне укыту һәм вакытлы матбугат: көнүзәк мәсьәләләр” дип аталган “түгәрәк өстәл”дә баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, Туймазы шәһәре мәгариф идарәсенең әйдәүче методисты Айсылу Ситдыйкова, Башкортстан татарлары конгрессының Туймазы районы оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Индира Латыйпова, интернат-мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Гөлнара Гыйззәтуллина белән комитет әгъзасы Гөлназ Габитова, Туймазы шәһәре педагогия колледжы студенты, районның “Җидегән йолдыз” татар җырлары халык ансамбле әгъзасы Диана Йосыпова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, интернат-мәктәп укучылары катнашты. Очрашуның башында уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова оештырган укучыларның зур булмаган чыгышлары булачак сөйләшүне җанландырып җибәрде.
1нче Б сыйныфы укучылары татар биюен күрсәтсә, 2нче Бдан Гүзәл Фәррахова ­­– Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан өзек, 10нчы сыйныфтан Гүзәл Галина “Милли моңнар” шигырен укыды. 9нчы Бдан Эльвина Зәйнетдинова, 3нче Бдан Камилла Латыйпова татар телен бердәй яратып җыр башкардылар.
Арытаба укытучылар, укучылар, аларның әти-әниләре, кунаклар туган телебезне өйрәнү кирәклеге, киңкүләм мәгълүмат чараларының туган телләрне өйрәнүдә ничек ярдәм итә алуы турында фикер алышты. Вакытлы матбугатның киләчәге туган телләрне укыту белән турыдан-туры бәйле, әлбәттә. Беренче сүз Фаил Фәтхетдиновка бирелде. Бер яклап, тормышыбызда көннән-көн заман технологияләре казанышларына, Интернетка күбрәк урын бирелгән чорда замана балаларын кәгазьдә басылган китаплар, гәзит-журналларга җәлеп итүнең мөһимлеге ассызыкланды. Икенче яклап, басма продукциянең урыны һәрвакыт Интернет белән янәшә булачак, дигән фикер дә яңгырады. Дөрес тә, басма традицион форматта гына чыкканда, ул укучылар арасында кызыксыну кимүенә яки бөтенләй укучыны югалтуга китерәчәк. Шуңа күрә гәзит-журнал нәшер иткәндә, бигрәк тә балалар өчен интерактив алымнар зур роль уйнарга тиеш. “Кызыл таң” нәшрияты шуларны күз уңында тотып эшли дә.
“Түгәрәк өстәл”не әзерләп алып баручы Зинфира Нурисламова “Әллүки” балалар журналына педагог күзлегеннән тәкъдимнәрен дә әйтте. Басма бүгенге көндә балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда татар теле дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда файдаланыла алырлык булырга тиеш һәм бу шулай да. Үсмерләр өчен вакытлы матбугат мәктәптә туган телне өйрәтү буенча ярдәмче, кызыксындыру чарасы булса иде. Ә кызыксыну уяту өчен гади язма рәвешеннән китеп, уен формаларына өстенлек бирү зарур. Балалар аңына күп мәгълүмат рәсемнәр, уенчыклар аша керә. Урыс телле балаларны да татар теленә өйрәтү ихтыяҗы бар. “Әллүки” бу эштә ярдәмче була ала. Укытучы фикеренчә, бүген туган телне традицион ысул белән генә өйрәтеп булмый. Грамматика гына өйрәнү аралашканда киртә тудыра. Гәзит-журнал битләрендә аралашу дәресләре, күнекмәләр формасында тел өйрәтүгә урын бирелсә, яхшы булачак.
Ни кызганыч, әмма бүген, беренче эш итеп, балалар китаплары, журналлары аша телгә мәхәббәтне күп кенә ата-ананың үзендә тәрбияләргә кирәк әле. Зинфира Гаденан кызы фикеренчә, шул вакытта гына алар балаларында татар басмасы аша туган телгә мәхәббәт уята алачак. Залда утырган ата-аналар вәкилләре дә, мәгариф идарәсе методисты Айсылу Ситдыйкова да эзмә-эзлекле алып барылырга тиешле туган телгә өйрәтүнең балалар бакчасы чорында бераз аксавын белдерде.
Көнүзәк мәсьәләне уртага салып сөйләшү күмәкләп “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.
Читайте нас