+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
14 Января 2020, 15:00

Радий Хәбиров Балтачта "Сельэнерго” предприятиесенең эшен бәяләде

“Балтачевское Сельэнерго” предприятиесе электр энергиясе белән тәэмин итү, электромонтаж һәм халыкны электр челтәренә тоташтыру эшләре белән шөгыльләнә.


“Балтачевское Сельэнерго” предприятиесенә 1977 елда нигез салынган.Анда 82 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 30 мең сум. “Сельэнерго” – район бюджетына иң зур салым түләүчеләрнең берсе. Республика Башлыгы Радий Хәбиров предприятиянең махсус техникасын карады.

- Узган елда гына да 43 миллион сумлык эш башкардык, 29 километр һава линиясенә капиталь ремонт ясадык. Яңа бистәләрдә йортларны электр энергиясе белән тәэмин итүгә зур игътибар бирәбез. Төзелеш өчен җир кишәрлекләре алган кешеләр төзелеш этабында ук электр челтәрләренә тоташкан буларга тиеш. Аларга айлар буе электрга тоташтыруны көтәргә кирәкми, - дип билгеләп үтте предприятиенең Директорлар советы рәисе Марат Хәйруллин.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас