+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
17 гыйнвар 2020, 12:05

Башкортстан компанияләре Берлиндагы «Яшел атна» күргәзмәсендә катнашачак

Берлинда 17-26 гыйнварда 85нче халыкара «Яшел атна-2020» күргәзмә-ярминкәсе узачак. Анда Русиянең 18 төбәге, шул исәптән Башкортстан да, катнашачак.

Русия җитештерүчеләренең экспозициясе Владимир Путинның май указы белән расланган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектының стратегик башлангычларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.
«Яшел атна»да илләр азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм бакчачылык өлкәсендә үз казанышларын тәкъдим итәчәк. Русия Федерациясенең экспозициясе күргәзмәдә 5 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләячәк.
Экспозициянең концепциясе үзебезнең агросәнәгать комплексының казанышларын һәм азык-төлек продукциясенең күптөрлелеген күрсәтүне күз алдында тота.
Безнең делегацияне Башкортстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкләячәк. Русия экспозициясендә иң яхшы продукцияне “Продукт Башкортостана”, “Пышка”, “Стерлитамакский хлебокомбинат” кебек компанияләр тәкъдим итәчәк.
Шулай ук экспозициядә Башкортстанның 50 еллык тарихы булган иң эре агросәнәгать холдингы «Русское зерно», «Турбаслинские бройлеры» кошчылык фабрикасы, «Башспирт» компаниясе һәм «Медовз» компаниясе катнашачак.
«Russian Food Market» мәйданында күргәзмәгә килүчеләр Русия җитештерүчеләренең продукциясен сатып ала алачак.
Экспозиция программасында иҗади коллективлар чыгышлары һәм зур концерт та булачак.
Фото pravitelstvorb.ru сайтыннан
Читайте нас