+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Республика
20 Января 2020, 15:09

"Төзелеш сәгате"ндә проблемалы йортлар каралды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” форматында киңәшмә уздырды.

Проблемалы йортларны төзеп бетерү турында Төзелеш һәм архитектура буенча буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин сөйләде.
Әлеге исемлеккә кертелгән төгәлләнмәгән 136 объектның 51е Федераль фонд белән берлектә финансланачак. 23 йорт инде субсидияләр бирү турында килешүгә кертелгән. Тагын 37 объектны республика финанс-икътисади схемалар нигезендә мөстәкыйль төзеп бетерәчәк.
Республика Торак төзелешен үстерү фонды генеральный директоры урынбасары Евгений Декатов “Жилстройсбережения” республика ипотека-тупланма программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турында сөйләде.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар Уфаның «Урал» бистәсен төзеп бетерү схемасы буенча ПСК-6 компанияләре төркеме белән фикер алышты.
Фото: glavarb.ru сайтыннан
Читайте нас