Беренче башкорт гәзитләре табылган.
Бүген "Башинформ" агентлыгында "Башкорт автономиясенең беренче басма органы - "Башкорт" гәзите (1917-1918 еллар): эзләнүләр, табышлар, ачыклау перспективалары" дигән баш астында "түгәрәк өстәл" утырышы үтте.
Аны "Башкортостан" гәзите Почет билгесе орденлы Тарих, тел һәм әдәбият институты белән берлектә оештырды һәм бу республикада дәүләт телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән Башкортстан Башлыгы гранты белән якланды.
Билгеле булуынча, беренче гәзит Ырынбурда һәм Чиләбедә 1917 елның 14 июненнән 1918 елның 4 октябренә кадәр 39 санда басыла. Тикшерүчеләр шуның 37 санын тапкан. Бүген исә бу гәзитләрнең күчерелмәсе электрон төрдә һәм кәгазьгә кириллицада бастырылган.
"Башкортостан Республикасы" нәшрият йортының генеральный директоры Венера Хәкимова эзләнүләр барышы, беренче гәзитләрне тергезүдә булган авырлыклар турында сөйләде. Ничек кенә булмасын, бу безнең милли журналистиканың чишмә башы һәм без аны белергә тиеш. Чарада катнашучылар мондый эзләнүләр киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтте.