+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
24 гыйнвар 2020, 15:00

Борис Беляев киңәшмә үткәрде

Анда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проблемаларны хәл итү турында фикер алыштылар.

Торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев бүген каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проблемаларны хәл итү буенча киңәшмә үткәрде.
Анда башкарма хакимият органнары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары вәкилләре катнашты.
Социаль челтәрләрдә "Инцидент-менеджмент" системасына 17 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр гражданнардан 14 мөрәҗәгать кергән. Нигездә, халык чүп-чарны вакытында чыгармауга, рөхсәт ителмәгән чүплекләргә зарлана.
– Чүп-чар, шул исәптән каты коммуналь калдыклар да, атнага кимендә бер мәртәбә чыгарылырга тиеш. Эш "галочка" өчен түгел, ә нәтиҗә өчен барырга тиеш, - дип муниципалитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте Борис Беляев.
Фото: pravitelstvorb.ru сайтыннан
Читайте нас