+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
24 гыйнвар 2020, 15:00

Уфада «ЛегПром-2020» форумы узачак

Бу форум 31нче гыйнварда башкаланың «Торатау» Конгресс-холлында үтәчәк.

31нче гыйнварда Уфада җиңел сәнәгать үсешенә багышланган «ЛегПром-2020» форумы узачак.
Олы җыен җиңел сәнәгать тармагы эшенә йомгаклар ясау, үсеш-торышын һәм перспективаларын анализлау мәйданчыгы булып тора.
Форум эшендә федераль һәм төбәк хакимият органнары, фәнни даирәләр, эре сәүдә үзәкләре һәм дистрибьюторлар, финанс һәм банк структуралары вәкилләре, шулай ук тармак аналитиклары һәм белгечләре катнашачак.
«ЛегПром-2020» программасында мода буенча секцияләр, "түгәрәк өстәл"ләр һәм секцияләр сериясе, җитештерүне автоматлаштыру һәм сәнәгать тармагын санлаштыру белгечләре утырышлары каралган.
Форумда, шулай ук, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында пленар утырыш үткәреләчәк.
Фото: интернет челтәреннән
Читайте нас