+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Республика
28 гыйнвар 2020, 11:00
"Авыл халкының фикер белдерергә мөмкинлеге булсын!"
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Миякә районы буенча эш сәфәрендә.
"Үзәк" машина-технология станциясенең (МТС) Миякә филиалы иң эреләрнең берсе булып тора, ул Федоровка һәм Стәрлебаш бүлекчәләрен үз эченә ала. Филиал районның 15 проценттан артык чәчүлек җирләрен били һәм 3300дән артык сыер малына ия.
Филиал директоры Айрат Садыйков сүзләренә караганда, бүген аларда 350 кеше эшли, хезмәт хакы уртача 24 мең сум тирәсе чыга. Филиалның 200 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы бар.
Радий Хәбиров хуҗалыклар җитәкчеләре белән аралашты. Алар, үз чиратында, дәүләт тарафыннан зур ярдәм тоюларын белдерде, әлеге ярдәмнән башка эшне алып бару шактый авыр булачагын билгеләде.
Республика Башлыгы авылның социаль үсешенә дә аерым игътибар бирелүен ассызыклады.
Фото: bashinform.ru сайтыннан
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"