+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
28 гыйнвар 2020, 20:00

Радий Хәбиров “Белое облако” сөт заводы язмышын шәхси контрольгә алды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Миякә районы буенча эш сәфәре барышында сөт комбинаты хезмәткәрләре белән очрашты. Завод директоры Әмир Исхаков предприятиенең акча белән җитди проблемалар кичерүе турында сөйләде. Шул сәбәпле завод 10 көннән артык эшләми һәм продукция җитештерми. Моңа республикабызның күп шәһәрләрендә сатып алучылар игътибар иткән, алар кибетләрдә "Белое облако" бренды астындагы сөт продукциясе югалганын күргән. Бүген предприятиедә 150гә якын кеше эшли. Завод хезмәткәрләре төбәк Башлыгыннан предприятиене саклап калуны сорады. – Бу проблеманы хәл итәргә һәм сөт комбинатында җитештерүне тергезергә тырышырбыз. Завод - эшләргә, ә кешеләр үз эш урыннарына кайтырга тиеш. Әгәр хезмәт хакы буенча бурычлар бар икән, алар түләнергә тиеш, – диде Радий Хәбиров. Фото: bashinform.ru сайтыннан

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Миякә районы буенча эш сәфәре барышында сөт комбинаты хезмәткәрләре белән очрашты.
Завод директоры Әмир Исхаков предприятиенең акча белән җитди проблемалар кичерүе турында сөйләде. Шул сәбәпле завод 10 көннән артык эшләми һәм продукция җитештерми. Моңа республикабызның күп шәһәрләрендә сатып алучылар игътибар иткән, алар кибетләрдә "Белое облако" бренды астындагы сөт продукциясе югалганын күргән.
Бүген предприятиедә 150гә якын кеше эшли. Завод хезмәткәрләре төбәк Башлыгыннан предприятиене саклап калуны сорады.
– Бу проблеманы хәл итәргә һәм сөт комбинатында җитештерүне тергезергә тырышырбыз. Завод - эшләргә, ә кешеләр үз эш урыннарына кайтырга тиеш. Әгәр хезмәт хакы буенча бурычлар бар икән, алар түләнергә тиеш, – диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru сайтыннан
Читайте нас: