Шулай да аучылар аларның эзенә төшә алган.
Балтач районында бүреләр элек тә очрый иде, ә соңгы вакытта аларның саны тагын да артты. Хәтта йорт хайваннарына ташланган очраклар да булды. Ә күптән түгел "Дилмиев шәхси предприятиесе" сөт фермасында бер тананы да еккан ерткычлар. Бу хәл район аучыларын ауга чыгарга мәҗбүр иткән дә инде. Нәтиҗәдә, ике көндә дүрт бүре юк ителгән.
Бүре - хәйләкәр ерткыч. Каргизәрләрдә аларны эзләгән аучылардан алар кара урман эченә качарга өлгергән булган. Монда аучыларга чаңгы белән аларны куарга туры килгән.
Мәгълүмат һәм фото "Балтач таңнары" сайтыннан алынды.