+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
29 гыйнвар 2020, 17:00

“Бердәм Русия” төбәк сәяси советы утырышы узды

Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш ясады.

Бүген, 29 гыйнварда, Уфада “Бердәм Русия” төбәк сәяси советының киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты.

Очрашу барышында партиялеләр Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка еллык Юлламасын гамәлгә ашыру чараларында төбәк бүлекчәсенең катнашуы турында фикер алышты.

Шулай ук “Обновление 2.0” эчке партия дискуссиясе нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең партиядәшләреннән Русия Президенты Владимир Путинның Юлламасында социаль блокка аеруча игътибар итүне сорады. Аның сүзләренчә, Владимир Путин тарафыннан яңгыраган социаль ярдәм чаралары чыннан да гаиләләрнең тормышын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Радий Хәбиров башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәпләрдә бушлай туклану темасына аерым игътибар бирде. Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, 1 сентябрьгә республикада 1-4нче сыйныф укучыларын тукландыру өчен барлык шартлар да тудырылган булса, күпчелек мәктәпләрдә бу система яңа уку елында эшли башлаячак.

– Мәктәпләрдә кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итмичә, бу карарны тормышка ашыру – мәгънәсез. Безнең 2023 елга кадәр вакыт бар. Әмма, әгәр дә миңа барлык мәктәпләр бушлай туклануны оештыруга әзер, дип хәбәр итсәләр – аны бу елның 1 сентябреннән кертәчәкбез, – дип ассызыклады ул.

Төбәк сәяси советы Президиумы утырышында партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров тарафыннын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар оештыру һәм уздыру турындагы мәгълүмат тәкъдим ителде.
Фото: pravitelstvorb.ru сайтыннан
Читайте нас