+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
6 февраль 2020, 12:50

Башкортстан Башлыгы «Салют» балалар шифаханәсенең яңа корпусын төзүне анонслады

Уфаның «Салют» шифаханәсенең яңа корпусы төзелешенә подрядчы сайлау буенча аукцион үткәрү турында хәбәр ителде.

Социаль челтәрләрдә төбәк җитәкчесе язганча, яңа корпуста үсешендә тайпылыш үзенчәлекләре булган балалар өчен тернәкләндерү үзәге урнашачак. Ул даими дәвалану өчен 100 урынга исәпләнгән. Тагын 250 бала көн саен үзәкнең көндезге стационарына йөри алачак.

"Бинаның яшь пациентларга ошавы бик мөһим, шуңа күрә мин проектлаучыларны аны ачык һәм заманча итәргә сорадым. Менә шундый рәсем ясаганнар", - дип өстәде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru сайтыннан
Читайте нас