+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
13 февраль 2020, 08:20

Сибайлылар юл кагыйдәләрен шаярып кына өйрәнә

Укучылар әлеге чарага җитди әзерлек белән килде.

Укучылар әлеге чарага җитди әзерлек белән килде.
10 февральдә Сибайда "Хәвефсез балачак юллары" республика конкурсының шаяннар һәм тапкырлар клубының зона этабы үтте.
Әлеге чара укучылар арасында юл кагыйдәләрен өйрәнүне пропагандалау, балаларга һәм үсмерләргә патриотик тәрбия бирү, яңа талантлар ачу, укучыларның иҗатка тартылуын үстерүне күз уңында тотып үткәрелде.
Чараны Сибайның мәгариф бүлеге һәм шәһәрнең ЮХХДИ хезмәте оештырды. Укучылар юлда йөрүчеләр мәдәниятен чагылдыручы чыгышларын кызыклы итеп күрсәтте.
Нәтиҗәдә, муниципаль районнар арасында беренче урынны Әбҗәлилдән килгән команда яулады. Ә шәһәрләр арасында Сибай беренчелеккә чыкты.
Читайте нас