+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
16 февраль 2020, 10:12

Шүлгәнташны ничек саклап калачаклар?

Русия һәм чит илләрнең мәгарә сурәте сәнгате реставраторлары Уфада җыелды.

15 февральдә Башкортстан Милли музее бинасында мәгарә сурәтен реставрацияләү өлкәсендә Русия һәм чит ил белгечләре утырышы узды.

Белгечләр арасында: Русия Фәннәр академиясенең Археология институты палеосәнгать үзәге җитәкчесе Елена Леванова, Казахстан Археология фәнни хезмәткәре Алексей Рогожинский, Андоррадан килгән белгеч Эудалд Гуилламет һәм башкалар.

Чарада Шүлгәнташ мәгарәсенең консервациясе, мониторингы һәм документациясе белән бәйле мәсьәләләр каралды. Шүлгәнташ мәгарәсе мәдәни мирас объекты булып тора. Карар Башкортстан Мәдәният министрлыгының 2016 елның 28 ноябрендәге боерыгы белән расланды.

Мәгарәдә булган сурәтләргә начар йогынты ясый торган факторлар билгеләнде. Шундый факторларның берсе - су һәм дым.

Бүген белгечләр Шүлгәнташ мәгарәсенә бара. Анда алар ике көн дәвамында уникаль кыя сурәтләрен ничек итеп консервацияләү һәм саклау турындагы сорауга җавап эзләячәк.

Мондый эзләнүләр Шүлгәнташ мәгарәсен быел ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен кирәк.
Фото: үз хәбәрчебез
Читайте нас