+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
19 февраль 2020, 06:37

Русиядә иң озын агач күпер бүген шундый хәлдә

Белорет районында Агыйдел елгасы аша салынган әлеге корылма совет кино сәнгатенең "йөзек кашы" буларак билгеле. "Вечный зов" фильмында төшерелгән ул.

Белорет районында Агыйдел елгасы аша салынган әлеге корылма совет кино сәнгатенең "йөзек кашы" буларак билгеле. "Вечный зов" фильмында төшерелгән ул.

Белорет районы хакимиятенең яңа башлыгы Андрей Иванюта Русиянең иң озын җәяүлеләр күперен сүтеп алу турында хәбәр итә. Ул әлеге карарны бу очракта иң оптималь вариант дип белдерә. Шул ук вакытта, ул Башкортстан Хөкүмәтендә шундый ук күпер төзү мәсьәләсен күтәрәчәген билгели.

- Кичә җәмәгатьчелек белән очраштым, аларны Агыйдел елгасы аша күпернең язмышы борчый. Мин әлеге истәлекле урынны саклап калу һәм ул мәңгегә юкка чыгарылмасын өчен барысын да эшләргә ниятлим. Әмма, кызганычка каршы, бүген күпер авария хәлендә һәм ремонтлана алмый. Аны бу хәлдә калдырырга ярамый — бу язда ук агып китәргә һәм Белорет гидроузелында кискен хәл китереп тудырырга мөмкин.

Подрядчы оешма күперне сүтә башлаячак.

— Район хакимияте һәм җәмәгатьчеләр арасында аңлашып эшләргә омтылыш барлыкка килүенә шатмын. Бер команда белән эшләргә кирәк, - дип белдерде Андрей Иванюта.



Фото: Фото: Андрей Иванюта.
Читайте нас