“Башкортостан” дәүләт концерт залында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы җыелышта республика Башлыгы Радий Хәбиров генерал Шәйморатов орденнарын тапшырды.
Генерал Шәйморатов орденына лаек булган яугир Вадим Рәдис улы Сафин бик яшь әле.
Ул 1985 елда туган. Генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге махсус тәгаенләнештәге 29нчы отделениенең укчы-санитары. 2011 елда “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
2011 еның 4 маенда 29нчы махсус тәгаенләнештәге аерым отряд хәрбиләре Чечен Республикасының Урус-Мартан районында хәрби заданиене үти, аның барышында Сафинның сул боты яралана, ләкин ул куелган бурычны үтәвен дәвам итә. Дәваланганнан һәм тернәкләндерелгәннән соң, Вадим Сафин хәрби хезмәттә калдырыла.