+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
1 март 2020, 16:54

Светлое күле тагын да яктырды

Нефтекамалыларның яраткан ял итү урынына әверелде ул.

Шәһәр уртасында табигый күле белән кайсы гына шәһәр мактана ала икән? Ә менә Нефтекамада бар андый күл - шәһәрнең бер бизәге ул.
Узган ел "Шәһәр мохите" программасы ярдәмендә төзекләндерелгән күл буе нефтекамалыларның иң яраткан ял итү урыннарының берсенә әйләнде. Биредә күләмле эшләр башкарылды, яр буе ныгытылды, фонарьлар, эскәмияләр, атынгычлар белән җиһазландырылган ял итү урыны булдырылды. Интернет челтәренә чыгар өчен Wi-Fiлы заманча эскәмияләрнең дә уңайлылыгын халык бәяләде. Шулай ук "Акыллы шәһәр" проекты буенча биредә волейбол мәйданы, амфитеатр һәм башка уңайлыклар булдыру каралган.
Республика Башлыгы Радий Фәрит улы бер ел элек биредә булган иде, бу сәфәрендә ул эшләнгән эшләрдән канәгать калды.
"Бик матур булган. Нефтекамалылар рәхмәтләрен әйтте",- дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.


Гөлнара Гыйлемханова.
Читайте нас