24 февральдә Аскын районында “Мәңгелек хәтер” эстафетасы башланды. Авылдан-авылга күчеп йөри торган “капсула” 20 апрельдә Аскын районы буйлап үзенең сәяхәтен тәмамлаячак. Эстафета Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Бүген “Мәңгелек хәтер” Күнгәк авылыннан Солтанбәк авылына күчте. Тапшыру тантанасында Күнгәк авылы хакимияте башлыгы, Күнгәк мәктәбенең “Лидер” волонтерлар оешмасы, авылның ветераннар советы рәисе Аснаф Фәтхлислам улы катнашты.