Бу хакта Урман хуҗалыгы министрлыгы утырышында сүз алып барылды.
Урман кисүләрне контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген арттыру максатында 2018 елдан Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән космик мониторинг системасы кулланыла. Бу турыда Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сөйләде.
Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2019 елга йомгак ясап, 2020 елга бурычлар билгеләү буенча утырышында Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Әлфәрис Байчурин, Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе әгъзалары, башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Коллегияне Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов ачты. Ул Урман хуҗалыгы министрлыгының 2019 елгы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында кыскача сөйләп узды. Куелган бурычлар арасында быел җәй үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасына югары дәрәҗәдә әзерлек алып барылуы әйтелде. Аеруча, кар эрегәч үк трасса һәм юл буйларынын чистарту турында сүз барды. Бу эш муниципаль урман хуҗалыкларына йөкләтеләчәк.
Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, 2019 елда 7 урманчылык космик мониторинг системасы күзәтүе астында булган.
– Минемчә, космик күзәтү системасы бик мөһим һәм аның нәтиҗәләре яхшы. 2019 елда система тарафыннан законсыз урман кисүнең 98 очрагының 73е расланды, – дип ассызыклады ул. Марат Шәрәфетдинов быел система күзәтүе астына тагын 3 урманчылыкны кертү планда булуы турында әйтте.
Коллегиядә Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган эшләр хакында да сүз булды. Докладчыларның сүзләренә караганда, Урман хуҗалыгы министрлыгы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган “Урманнарны саклау” федераль проектында актив катнаша. Республика территориясендә киселгән урманны тергезү, матди-техник базаны модернизацияләү, орлыклар запасы булдыру эшләре гамәлгә ашырыла.
Марат Шәрәфетдинов әйткәнчә, 2019 елда республика урманнарында 160 тапкыр янгын чыккан. Аларны сүндерү өчен 3 меңнән артык кеше һәм 1 меңләп махсус техника кулланылган. “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында узган елда урман янгыннарын сүндерү өчен 45 берәмлек махсус техника, 200дән күбрәк җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган.
Коллегиядә, шулай ук, Башкортстанның интерактив урман картасы, тармакны яшь кадрлар белән тәэмин итү, “Хәтер бакчасы” Бөтенрусия акциясе, тармактагы Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сүз барды.