+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
12 март 2020, 07:42

Бу - соңгысы иде...

Ул Краснокама районының Иске Янъегет авылы янында халыкка хезмәт итте.

Ул Краснокама районының Иске Янъегет авылы янында халыкка хезмәт итте.

Кичә Башкортстанда Агыйдел елгасы аша соңгы боз кичүе эшен туктатты. Ул Краснокама районының Иске Янъегет авылы янында эшләде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Башкортстан Республикасы территориясендә гамәлдә булган башка боз кичүләре юк.

Синоптиклар фаразларына караганда, быел елгаларның боздан арчылуы март ахырында көтелә, бу гадәттәгедән 8-13 көнгә иртәрәк. Сулыкларда су запаслары нормада, әмма елга тугайларында туфрак дымлылыгы уртача күрсәткечләрдән 50-60 процентка артыграк.

Башкортстан бюджетыннан язгы ташуга каршы чаралар үткәрүгә 6,63 миллион сум акча бүленгән.

Игътибар!
Су басу ихтималлыгы килеп туган очракта хакимият халыкка бу хакта киңкүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итә. Су басу куркынычы турында хәбәрдә, "Гидрометеорология" фаразларыннан тыш, су басуның ихтимал вакыты, аның чикләре, су басканда халыкның хәрәкәт итү һәм эвакуация тәртибе күрсәтелә - бу мәгълүматларны истә калдырырга кирәк.

Әгәр сиреналар, предприятие һәм транспорт чараларының өзелүчән гудоклары белән тапшырыла торган "Барыгызга да игътибар!" сигналын ишетсәгез, радиоалгыч, телевизорны (урындагы тапшырулар программасында) кабызыгыз һәм инструктаж тыңлагыз.
Фото:bashinform.ru
Читайте нас