+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
17 март 2020, 14:20

Краснокама тәҗрибәсен — бөтен республикага!

Район мәктәпләре гәзитенең гомум тиражы 7 меңнән артып киткән!

Район мәктәпләре гәзитенең гомум тиражы 7 меңнән артып киткән!

Краснокама районында яшь буынны гражданлык-ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча зур эш алып барыла. Бу һәр мәктәптә оештырылган “Спартак” хәрәкәтендә дә, яшь журналистлар белән алып барылучы эшчәнлектә дә чагылыш таба.
“Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре Алексей Горбачев башлангычы белән “Яңалыклар — һәр йортка!” проектын тормышка ашыру максатыннан 2016 елдан рай­онның һәр мәктәбендә гәзит чыгарыла һәм һәр йортка таратыла. Бүгенге көнгә барлыгы шундый 20 гәзитнең гомум тиражы җиде меңнән артып киткән!


Гәзитне каләм осталарын берләштерүче журналистлар секторы әзерли, ул А-4 зурлыктагы биттә ике яклы төсле булып чыга. Анда “Район сулышы”, “Минем тамырлар”, “Үткәннәр эзеннән”, “Күркәм авыл”, “Депутат белән әңгәмә”, “Үзебездән тора!”, “Яңа проектлар”, “Үрнәкле йорт”, “Экология”, “Минем авыл герое” кебек даими рубрикалар бар.
Быел, боларына өстәп, “Исемнәре истә!” дип аталган яңа рубрика кертелде. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, гәзитнең һәр санында ветераннар турында язмалар урын алачак. Гәзитләр, мәктәп тормышы белән генә чикләнмичә, авыл яңалыкларын, спорт, яшьләр, мәдәният темасын, авыл хуҗалыгын яктырта, авыл Советлары, депутатлар белән тыгыз эшли.
Яшь хәбәрчеләр интервью алырга, язу осталыгына өйрәнә. Гәзитләр чыга башлаганнан алып, аларга “Кызыл таң” гәзите журналисты Гөлнара Гыйлемханова ярдәм итеп килә. Ул укучыларны дизайн, гәзитне вертскалау, мәгълүматны дөрес бирү, аралашу, интервью алу кебек гәзит эше нечкәлекләренә өйрәтә. Басма мәктәпнең волонтерлары, пионерлары, яшь гвардиячеләре тарафыннан һәр өйгә таратыла.
Иң яхшы журналистлар “Мәктәп намусы өчен!” һәм муниципаль дәрәҗәдә үткәрелгән “Район намусы өчен!” бәйрәмендә тәбрикләнә.
Узган елда “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсе тарафыннан бу эш югары бәяләнде һәм, проект республиканың һәр мәктәбендә таратылырга лаек, дип табылды. “Яңалыклар — һәр йортка!” проекты хәзер Башкортстанның башка район-шәһәрләрендә дә актив тормышка ашырыла.
3 мартта “Бердәм Русия” партиясенең төбәк Башкарма комитеты әлеге проектны тормышка ашыруда алдынгы мәктәпләрне, андагы яшь журналистларны Уфага очрашуга җыйды. Бирегә Калтасы, Караидел, Кырмыскалы, Уфа, Федоровка, Илеш, Баймак, Хәйбулла районнары, Ишембай, Октябрьский һәм Уфа шәһәрләреннән каләм осталары җыелган иде. Укучылар “БСТ” телеканалында экскурсиядә булды, телеканалның баш мөхәррире Гүзәл Хәмитова белән осталык дәресләрендә катнашты.
Чара барышында укучылар “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсе секретаре урынбасары Константин Толкачев, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров белән “түгәрәк өстәл” артында фикер алышты, гәзитләрне тагын да эчтәлеклерәк итү турында сөйләште.
— “Бердәм Русия” партиясе яшь буынга зур игътибар күрсәтә, балаларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән проектлары күп. “Яңалыклар — һәр йортка!” проекты да укучыларга үсәргә, сәләтләрен камилләштерергә, журналист һөнәрен үзләштерергә ярдәм итәр, дип ышанабыз, — диде Константин Толкачев.
Проект старт алганнан бирле анда 6527 укучы катнашкан, яшь журналистлар тарафыннан 600 мең гәзит чыгарылган.
Очрашуда укучылар үзләре мәктәптә алып барган эшләре турында сөйләште, “Бердәм Русия-Башкортстан” гәзитенең баш мөхәррире Елена Якупова яшь каләм тибрәтүчеләрне хезмәттәшлек итәргә чакырды, укучыларның иң яхшы материаллары өчен әлеге басмада урын бүләргә дигән тәкъдим кертте.
Проектның кураторы Галина Ишмөхәммәтова бу эшкә урындагы журналистларны җәлеп итәргә чакырды, зона очрашулары үткәрү, осталык дәресләре оештыру фикерен җиткерде.
Чарада проектның авторлары — Краснокама районына да сүз бирелде. Николо-Березовка мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Дана Исламова мәктәптә чыгучы “Росток” гәзите, гомум эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде, тәҗрибә уртаклашты. Шулай ук, мәктәп телевидениесенең эшчәнлеге турында бәян итте.
Чарада проектның авторы Алексей Горбачев, шулай ук Краснокамада бу башлангычны тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәткән Гөлнара Гыйлемханова “Бердәм Русия” партиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ә җиңүче мәктәпләргә кыйммәтле бүләкләр — гәзитләрне сыйфатлы итеп бастырыр өчен төсле принтерлар тапшырылды.

Гөлнара Гамилова.
Краснокама районы.
Читайте нас