З0 ел элек вафат булган ир тыныч йокласын иде дә бит...Стәрлемакта яшәүчеләр берничә көн дәвамында гаҗәп хәлгә шаһит булган. Дуслык урамындагы агачта кабер язуы эленеп торган... Язу буенча, ир 30 елдан элегрәк вафат булган.Биредә шәһәр тукталышы урнашкан. Әлбәттә, мондый күренеш беркемгә дә ошамый һәм урындагы халык моны фотога төшереп, Интернетка куйган. Озакламый мәрхүм ирнең оныгы табыла. Кыз әйтүенчә, бу кеше Стәрлетамактан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Максимовка авылы зиратында җирләнгән булган. Бу язу да мәрхүмнең элекке кабер ташында торган булган. Күптән түгел мәрхүмнең туганнары бу ташны яңарткан. Ә менә искесе ни рәвешле шәһәрдә табылган? Бу, чыннан да, сер... Шулай да әлеге хәл буенча тикшерүләр булачак әле.Фото:News.Bash.ru