Башкалабызга Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен югары исем бирелерме?
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Русия Президенты Владимир Путинга Уфа шәһәренә "Хезмәт даны шәһәре" исемен бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
- Бөек Ватан сугышы елларында Уфа Җиңүне якынайту өчен бик зур көч салды. Атап әйткәндә, илнең Көнбатыш төбәкләреннән бик күп предприятие һәм төрле җитештерү тармагы оешмалары бирегә күчерелде. 250 мең кеше яшәгән шәһәр ул елларда 160 меңнән артык эвакуацияләнгән халыкны кабул итте. Сугышта катнашкан самолетларның өчтән бер өлеше бездә чыгарылган моторлар белән җиһазландырылды, һәр дүртенче танкка бездә җитештерелгән ягулык салынды, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Моннан тыш, сугыш елларында Уфада 29 хәрби эвакогоспиталь эшләгән, аларда 150 мең яраланган һәм авырган солдат дәваланган.
- Без өлкән буынның хезмәт батырлыгы белән горурланабыз. 60 меңнән күбрәк уфалы сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен төрле орден-медальләр белән бүләкләнгән, - диде Константин Борисович.