+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
25 март 2020, 11:50

Эчкән килеш ике улы белән руль артына утырган...

Аларның киләчәге нинди булыр?

Аларның киләчәге нинди булыр?
Кичә кич Уфаның Энергетиклар урамында автоцистерна белән "Шевроле Нива" автомобиле бәрелешкән.
Йөк ташучы машина руле артында Самара кешесе булган, ә җиңел машина белән 37 яшьлек ир идарә иткән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре белдерүенчә, Уфада яшәүче ир руль артына утырыр алдыннан спиртлы эчемлекләр кулланган булган. Моннан тыш, ул үзе белән 6 һәм 7 яшьлек улларын да алган булган. Нәтиҗәдә, аларның барысы да дәваханәгә озатылган.
Соңгы тәүлектә генә дә республика инспекторлары эчкән килеш руль артына утырган 24 водительне туктаткан. Мондый хәлләрнең юл кагыйдәләрен бозуга гына түгел, якыннарыбызның гомерен куркыныч астына куюга китерүен дә аңларга вакыт, югыйсә...
Фото: bashinform.ru
Читайте нас