Эчкән кеше барысын да хәтерли ул, димәгез...
Берничә көн элек республиканың хокук сакчыларына машина югалуы турында хәбәр килә. Водитель хатын аны йорт алдында калдыруы турында әйтә, берникадәр вакыттан чыкса — машина юк.
Машинаны эзләүгә ЮХХДИ инспекторлары, участковыйлар, патруль-пост хезмәткәрләре кушыла. Нәтиҗәдә, әлеге районның һәр йорт алдын җентекләп тикшереп чыга һәм төнгә каршы гына машинаны таба.
Машина шундагы бер кибет алдында торган була. Аның ишеге бикләнмәгән, ачкычы да йозагында була. Моннан тыш, шунда ук хатынның документлары һәм акчалар белән сумкасы да була.
Әлеге хәлне ачыклау барышында хатын машинасын кая куйганлыгын онытканлыгы, шуңа да аны урлау турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итүдән башка чара тапмавы турында әйтә. Билгеле булуынча, моңа кадәр хатын бик күп күләмдә машинада спиртлы эчемлекләр кулланган, аннары йөреп килергә булган икән. Ләкин берникадәр вакыттан машинасының кайда икәнлеген оныткан.
Әлеге кылыгы өчен хатын җавап бирәчәк, чөнки аның “югалган” машинасын эзләүгә полиция хезмәткәрләре күп кенә вакытын сарыф иткән. Ә бу вакытта кемгәдер чыннан да ярдәм кирәк булырга мөмкин иде.
Фото: ptzgovorit.ru