Уфада яшәүче яман шеш авыруыннан интегүче хатынны коронавирус авыр хәлдә калдырган.
Уфада яшәүче 37 яшьлек Анна Гладышева яман шеш авыруыннан интегә. Дәвалау курслары бик яхшы нәтиҗәләргә китерми, әмма ул Русия табибларына ышана.
Әлеге чир бер ел элек үзенең никадәр явыз булуын тагын бер тапкыр исбатлаган. Нәтиҗәдә, табибларга Аннаның сул күкрәген алырга туры килгән. Хатын операция авырлыкларын батырларча күтәргән һәм хәзер ныклы адымнар белән сәламәтләнүгә таба бара. Тормышындагы барлык вакыйгалар турында социаль челтәрләрдә сөйли ул.
Дәвалану өчен Анна шоколад әзерләү белән акча эшли. Соңгы елда яман шеш аркасында кыз стериль атмосферада яшәргә күнеккән, шуңа күрә барлык клиентлары да аның продуктының тәмле генә түгел, ә куркынычсыз да булуына ышана. Әмма бу катлаулы көннәрдә хатынның хәле тагын авырлашкан.
- Шоколадка заказ юк. Кеше карантин тәмамлануын көтә. Мин моны аңлыйм. Ата-аналар - пенсионерлар, өйдә изоляциядә утыра. Кыскасы, бик авыр хәлдә калдым. Соңгы акчага дарулар һәм ризыклар сатып алдым, - ди ул.
Хатынны борчыган тагын бер мәсьәлә - битлекләр булмау. Яман шеш белән авыручы кешеләрнең иммунитеты бик начар була. Гади генә суык тию дә алар өчен фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.
- Битлекләрне гаилә белән кулланабыз. Шуңа өйдәге "запас"лар тиз бетте. Бүген үзем аларны тегәргә мәҗбүрмен. Ахыры хәерле булсын инде, - ди ул.