+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
2 апрель 2020, 09:18

Кич утырып кызлар.. битлек чигә

Ярмәкәй районында яшәүче гүзәл затларның кулларыннан битлекләр дә зәвыклы килеп чыга. Бу хакта безгә район Хатын-кызлар советы рәисе Энҗе Шәфыйкова хәбәр итә.

Ярмәкәй районында яшәүче гүзәл затларның кулларыннан битлекләр дә зәвыклы килеп чыга. Бу хакта безгә район Хатын-кызлар советы рәисе Энҗе Шәфыйкова хәбәр итә.

- Ярмәкәй авылында яшәүче Гүзәл Галиуллина, Рәхилә Маннапова, Зөлфия Шәйганова үз-үзеңне изоляцияләү көннәрен игелекле эшләр өчен файдаланырга булды. Алар марля, җепләр алды һәм якыннары өчен битлекләр тегәргә утырды, - ди Энҗе Кәбир кызы. - Үзебез, якыннарыбыз, танышларыбыз өчен күп тапкыр кулланылучы битлекләрне үзебез тегеп бирик, аларны яклыйк, дип тырыша алар.

–"Яңалыклар" карыйм һәм үз гаиләм өчен битлекләр тегәм, – ди Ярмәкәй урта мәктәбенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Галиуллина. – Минекеләр резинага беркетелгән. Бик уңайлы. Битлекләрне марляның 4, 6, 8 катламыннан ясыйм. Аларны төрле чакта кулланырга мөмкин.

Рәхилә Маннапова исә 17 ел гомерен медицинага багышлаган. Ул хәзер дә барлык якыннары өчен иң яхшы шәхси доктор булып тора. "Мин медицина битлекләреннән еш файдаланам, әмма марля бәйләвечләренә өстенлек бирәм, чөнки алар, хәтта 12 катламнан булса да, иркен суларга мөмкинлек калдыра", - дип уртаклаша ветеран.

"Өйдә карантинда булганда, диванда ятып, телевизор карарга гына түгел, үзебез, якыннарыбыз турында уйларга да була", – ди профессиональ тегүче Зөлфия Шәйганова. Аның битлекләре дүрт катлы, махсус элементлары бар, алар авыз-борынны тулысынча ябарга мөмкинлек бирә.

Нинди генә заман килмәсен, хатын-кыз булмаганны булдыручы, ә булганны саклаучы, якыннарын яклаучы булып кала. “Игелекле җеп” башка төбәкләргә дә сузылсын әле, гүзәл затлар!

Фото: Энже ШАФИКОВА.
Читайте нас