+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Республика
2 Апреля 2020, 07:40

Өй түбәсендә коронавирус бармы?

Халык саф һавага чыгу юлларын эзли башлады.

Халык саф һавага чыгу юлларын эзли башлады.
Кичә Уфаның Коммунистик урамы буенча 45нче йортның икенче катындагы фатир тәрәзәсеннән янкорма түбәсенә бер ир баласы белән чыккан. Шаһитлар шунда ук коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.
Коткаручылар бирегә килгәндә түбәдә беркем дә булмаган инде. Әмма белгечләр түбәгә чыгарга мөмкин булган фатирны исәпләп чыгарган һәм бу кеше белән сөйләшергә тырышкан. Ә ир ишекне ачмаган. Шулай да ачык тәрәзә аша ир белән сөйләшү булган. Ул бүтән алай эшләмәскә вәгъдә биргән.
Билгеле, берничә көн өйдә утыргач, саф һавага чыгасы килә. Әмма түзем булыйк, бу хәл тиздән үтәр, җәмәгать!
Фото: aif.ufa.ru
Читайте нас